Безгә язалар...
Догам булып барып ирешсен. ( әтиебезнең туган көне рухына багышлап)
Матур гына яз айлары килеп,
Шигыремнең язып яңасын.
Әтиемнең туган көне итеп,
Килде аны искә аласым.
Барысы да бүген күз алдында,
Мөмкин түгел аны онытасым.
Әтиебез булды безнең өчен,
Ышанычлы гаилә тоткасы.
Илхам килеп, шигырь язуларым,
Сизәм әтиемнән күчкәнен
Ике апам, ике абыема,
Кече бала булып үскәнем.
Күпме яшәсәм дә, Ык буеннан,
Матурырак жирне тапмадым.
Күз алдымда, абый баян алып,
Әтиемнең тальян тартканын.
Бишебезгэ матур тормыш биреп,
Тату үстек, бердэм, дус булып.
Моң агылган чакта оябызда,
Әнкәй жырлый иде кушылып.
Зур булсак та, бергэ үскән чаклар,
Онытасым булмас бер дэ мин аны.
Бик кызганыч, ике абыем да,
Ташлап китте якты дөньяны.
Без яшибез эле, шөкер эйтеп,
Тормышларның тоеп бар ямен.
Сикелтәле булган чакларымда,
Апаларым суза ярдэмен.
Мәңгелеккә киткән өйләренә,
Барып торыйк, юлны суытмыйк.
Гомер биргэн әти- әниләргә,
Хәерләрен бирик, онытмыйк.
Без бит сезне дәвам итүчеләр,
Төшләремә ешрак керерсең.
Язган шигырем дә әтиемә,
Догам булып барып ирешсен.
Газинур Әхмәтҗанов.
Азнакай. 18 апрель. 2022ел.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев