Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Безнекеләр – икенче

Бүген, ягъни 15 октябрь көнне, “Батыр” спорт комплексында дүрт көн дәвам иткән 2009 – 2010 елларда туган кызлар арасында Татарстан Республикасы Беренчелегенә (“Б” төркемендә) үткәрелгән киеренке һәм мавыктыргыч волейбол ярышлары төгәлләнде. Ярышта барлыгы 14 команда көч сынашты.

Бүген ярымфинал уеннарында Менделеевск районы  командасы - Буа кызларын 2:0, безнең  районыбыз кызлары - Сарман районы командасын 2:0 исәбе белән отып, беренче һәм икенче урынга уйнау хокукын яулады. Өченче һәм дүртенче урыннар өчен Буа һәм Сарман районнары кызлары көч сынашты. Исегезгә төшерәбез, кичә безнең кызлар Арча район командасын 2:0 исәбе белән җиңгән иде. Кайсы гына команданы алма, кызларның кәефе хәрбиләрнекеннән ким түгел иде. Беренче урын өчен көрәш аеруча кызу барды. Менделеевск командасы безнең кызларны 2: 0 исәбе белән отып, ярышларның абсолют җиңүчесе булды. Буа районы командасы өченче урында.

Әлбәттә, интригаларга аеруча бай булган финал ярышлары күз яшьләреннән башка гына узмады. Җиңелү ачысы яки җиңү шатлыгы кичергәндә ансыз гына буламыни соң?!

Ярышларны ябу тантанасында  җиңүче командаларны  Теләче муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов  белән Татарстан Республикасы волейбол Федерациясенең Башкарма директоры Мансур Кәримов бүләкләде. Җиңүче командаларга Мактау грамоталары һәм медальләр тапшырылды. Менделеевск командасыннан Виолетта Узлова, Теләче командасыннан Әдилә Абдуллина, Буадан Ангелина Шипуновалар ярышларның иң яхшы уенчылары булып танылдылар һәм сувенир сыннар белән бүләкләнделәр.

Фәнил Гаязов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев