Фирзәр Гиниятуллин беренче
Кичә башкалабыз Казанда Сабан туе бәйрәме чаралары Казан ипподромында узды.
« Ипподромда Сабантуй бәйрәменә багышланган ат чабышлары уздыру күркәм гадәткә әверелде. Ат спорты бәйрәменә килүчеләр саны елдан-ел арта бара", - дип билгеләп үтте авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов. Чарада Татарстан Республикасы игенчеләре хөрмәтенә багышланган узышта халыкара класслы мастер-җайдагы Эдуард Большаков Ай Кип Табс айгырында җиңү яулады. «Аргамак» призына ат чабышында татар токымлы атларда иң җитезе булып "Барс" кушаматлы айгырда райондышыбыз Фирзәр Гиниятуллин чыкты.
Фото: интернеттан
Чыганак: https://agro.tatarstan.ru/index.htm/news/2097162.htm
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев