Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Безнең нәсел батыры”

Халкыбызның шаулап,зурлап Бөек Җиңүнең 78 еллыгын уздырырга әзерләнүе мине уйланырга мәҗбүр итте.Онытылып барган истәлекләрне яңартты.Бәлки,онытылып барган дип әйтү дөрес тә түгелдер.

Хәтер бит ул мәңге сүнмәс,күмерләре көйрәп торган ут,учак.Шул мәңгелек ут яктысында бабамның язмышы да чагылып китә төсле.Аның язмышы миңа бабай буларак та,сугыш утын кичкән ветеран буларак та гыйбрәтле.Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан  бабам хакында башкаларга да сөйлисем килде. Аның якты истәлеге якыннары,авылдашлары хәтерендә яңаруын бик тә теләр идем.

Минем   бабам - Хафизов  Әхмәдулла Хафиз улы,1923 елның 5 июлендә Алан авылында дөньяга килә.Ул биш балалы гаиләдә икенче бала булып туа. Әхмәдулла бабайның әтисе,Хафиз бабай,беренче Бөтендөнья сугышында катнашкан кеше. Әхмәдулла бабай 4 сыйныфка кадәр укый,ә аннан соң , колхозның төрле эшендә эшли,атлар карый.

Матур гына тормыш иткәндә,илдә сугыш башлана. Сугышка  Хафизовлар гаиләсеннән  икәү  чыгып китәргә туры килә.1926 елгы  Хафизов Гиниятулла Хафиз улының “хәбәрсез югалды” дигән язуы килә.Сугышка киткәнче ул Сослангер лагерында  була .  

 1942 елның мартында Әхмәдулла  бабай Забайкальеда  була,ул анда  “ызба”казый, “Дут”,”Зот” оборона точкасы ясаша. Цемент кирпечләр белән эшләнгән оборона ныгытмасына пулеметлар урнаштыралар. Майда хәрби шәһәрчектә антипехотада тора.1943 елны Уралга учебкага җибәрәләр.Анда аңа кече командир дигән исем бирәләр.1944 нче елны Смоленскийда була.Ул Белоруссия,Литва,Латвия,Көнчыгыш Прусия,Кинсберг,Германиягә кадәр барып җитә.1944елны   Прибалтикада була .

Бабамның язып калдырган истәлегеннән : “Латвиядәге кебек авыр сугыш булмагандыр. Латвияне камап алдылар. Бирелмәгән  солдатлар диңгез кичеп чыктык.Сазлыклар аша юл юк, бернәрсә керә алмый.Бет басты.7 ноябрьдә камалыштан чыктык,безне алыштырдылар.1945елның октябрендә генә алдылар әле ул Латвияне(сугыш шул вакытта гына бетте әле ул).Кинсбергны бөтен дөнья алды.250 мең самолет кына катнашты ,оборона 13 км. Самолет бер яктан бомбага тотып  китә, икенче яктан безне чолгап киләләр.Кинсбергта сугыш бик каты булды.Без зур елгалар аша чыктык,шәһәрләр аша үттек.Днепр елгасы аша үттек . Күп кенә фронтовиклар Днепр суларында агып киттеләр”.

1944 елның январендә бабама “ Кызыл йолдыз” ордены бирәләр.1944 нче елның март аенда икенче“Кызыл йолдыз” ордены  белән бүләкләнә ул.Сугышны алар Портфинауда тәмамлыйлар.Шуннан сон Конный колонна белән   Мәскәүгә кайтырга приказ була.

Бабамның  язып калдырган истәлегеннән тагын бер өзек : «Сугышта катнашып исән калган атларны кире илгә алып кайтырга кирәк иде,таза атларны поездга төяделәр.Ябык атларны безгә бирделәр.1 кешегә 4 ат,икесен җигәсең,икесен атка тагып кайтасың.Бик озак кайттык.Кайту нормасы бер көнгә 45 км.Кайбер көнне 120 км кайта идек.Ял итү урыны кайда була бит әле.Туктарга урын тапканчы кайтасың.Безгә сугышканда немец  маркалары биргәннәр иде(тимер акча) шуларны алыштыра-алыштыра кайттык.Минский магистрале Мариопольдән чыгып асфальт буенча кайттык.Союзга чыккач, атларны колхозларга биреп торабыз.Үзебез дә шунда эшлибез.Без сугышны Германия жирендә, 1945 елнын 29 апрелендә тәмамладык.1945 нче елның 13 июлендә кайтыр юлга чыктык.Мәскәүдән 60 км ераклыктагы Можайскийга кайтып урнаштык.Октябрь бәйрәменә Германиядән  кайтып җиттек без.Яшь солдатларны Октябрь  бәйрәменә парадка жыйдылар.Мәскәүдә парадта катнаштым.Ворошиловский казармасында булдык. Парадта без миномент тагылган американский машинада идек.Мин калган вакытны Мәскәүдән 40 км ераклыктагы Покров Алоний да артелериядә хезмәт иттем.Парадта катнашу өчен Мәскәүгә поезд белән бара идек.3 парадта катнаштым.Сугыш бетте дигәч тә,сугыш узган жирләрдә солдат кирәк.Бер Мәскәүне генә саклыйсы түгел бит әле».

1947 елның июлендә Әхмәдулла бабам  авылга кайта. Күрше кызы Оркыя белән тормыш корып яши башлыйлар.Бергә 52 ел гомер итеп,3 бала тәрбияләп үстерәләр.Бабай арабыздан 2011елнын 5 августында мәңгелеккә китте.

Әйе,илгә Җиңү алып килгәннәрнең,толлык ачысы кичергәннәрнең бик күбесе бүген безнең арабызда юк инде.Без алар алдында түбәнчелек белән баш иябез!Ә күңелләрдә исә бер генә теләк: “Сугышлар кабатланмасын иде!”

 Алан урта мәктәбенең 5нче сыйыф укучысы  Гайнуллина Диана.

Җитәкчесе:Хисамиева Гөлназ Ә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев