«Безнең өй - Татарстан» республика этномәдәни халык иҗаты фестиваленең Гала-концерты узды
Бүген Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында Халыклар бердәмлеге көне бәйрәменә багышланган «Безнең өй - Татарстан» республика этномәдәни халык иҗаты фестиваленең Гала-концерты узды.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашкан чараны Теләче районыннан да бертөркем мәдәният хезмәткәрләре тамаша кылды. Биредә шулай ук, әлеге фестивальдә катнашып Лауреат исеменә лаек булучыларны да бүләкләделәр. Шунысы куанычлы, бүләкләнүчеләр арасында райондашларыбыз ~ "Сюрприз" бию төркеме, Рада Әхмәтгаязова һәм Әлфия Поташова да бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев