Безнең Зиннур!
Җәйнең соңгы көнендә, 31 августта, Россиядә иң игелекле һәм фидакарь һөнәрләрнең берсе - ветеринария табиблары үз һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Аларның пациентлары авырту турында зарлана, симптомнарны тасвирлый яки коткарылган тормыш өчен «рәхмәт» әйтә алмыйлар.
Аларның рәхмәтләре - сәламәт бозау, койрыкларын бәхетле итеп селкетүче, тәмле сөт бирүче сыер яки күзләрен мөлдерәтеп карап торучы ат. Безнең авылда да шундый герой бар, аның хезмәте аерым рәхмәт сүзенә лаек. Сүзебез катлаулы, тынгысыз һәм аны беркайчан да гадәти эш көне кысаларына гына сыйдырып булмаучы һөнәр иясе Зиннур Хисамов хакында булачак.
Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясен тәмамлагач, ул бәхетен табарга зур шәһәрдә калмый, әнисе, игезәк туганнары – энесе һәм сеңлесенә терәк булып туган авылына кайта.
- Мин сайланган һөнәремә беркайчан да үкенмәдем, - дип сөйли Зиннур, - кечкенәдән хайваннарга тартылдым, алар өчен җаваплылык тойдым. Бу һөнәр – эш кенә түгел, ул минем өчен тормыш һәм яшәү рәвеше дә. Аңсыз һәм телсез җан ияләренә ярдәм итү – балачак хыялым.
Балачак дигәннән... Зиннурга 7 яшь булганда әтиләре Зиннәт өч баланы ятим калдырып, бакыйлыкка күчә. Кечкенә Зиннурга, әниләре эштә вакытта, биш яшьлек Гөлнар һәм Илнарга күз-колак булырга да, аларга әти-әниләрен алыштырырга да туры килә. Аның ул чактагы күргәннәрен язарга каләмнең карасы, сүзнең көче җитмәс кебек. Ике баланы бергә чанага утыртып, җитәр-җитмәс көчләре белән авылның бер башыннан икенчесенә, әниләре янына фермага баруы хакында авылдашлары әле дә шаккатып сөйли. Чын батырлык һәм тырышлык үрнәге булу әнә шул чордан башлана. Хәзер инде Гөлнар белән Илнар үзләре дә гаилә корып, балалар үстерә. Абыйларының сүзе алар өчен закон. Киңәш-табыш иткәндә Зиннур фикеренә колак салалар. Әниләре Ризидә улларының булганлыгына, бер-берсен хөрмәт итеп яшәүләренә сөенеп туя алмый.
Мәктәптә укыган чакта ук Зиннур башкалардан матур итеп шигырьләр укуы, сүзгә оста булуы белән аерылып тора. Соңгы сыйныфларда укыганда аны хәтта район радиосына эшкә чакыралар. Әмма ул югары белемгә омтыла һәм дөрес эшли.
2007 елда дипломлы белгеч Үзәк авылына, дуңгызлар фермасына эшкә кайта. Хезмәт хакларын бераз җыеп баргач, әнисе Ризидә белән киңәшә: “Әни, ничек уйлыйсың, өч бозау алыйммы, алты бозауга тырышыйммы?”. Улының киләчәген кайгырткан ана: “Йорт саласы итсәң, алтыдан башла, улым!” – ди. Алты бозау үсә, зур үгезгә әйләнә. Зиннур шул елда өйләнә. Сауш авылының тырыш, матур тәрбия алган кызын үзенә яр итә. Җәмәгате Гөлнара белән әлеге үгезләрне сатып, гаилә бюджетын тулыландыралар. Зиннурның хыялын – зур йорт төзүне дә шул елда тормышка ашыралар. Гаиләләрен тулыландырып, 2009 елда кызлары Нигина һәм 2013 елда уллары Марат туа.
Күпләрегезне мәкаләмнең ни өчен “Безнең Зиннур” дип аталуы кызыксындырадыр. Быел Гөлнара белән Зиннур Хисамовларның кызлары Нигина 9 сыйныфны тәмамлады. Гөлнара Пулатовна мәктәпкәчә төркем җитәкчесе, бер коллективта эшлибез. “Соңгы кыңгырау” бәйрәменә әзерләнеп йөргән мәлебез... Бәйрәм чәе, чәчәкләр, коридорны бизәү эше булсынмы, Гөлнара ханым “Безнең Зиннур” дип сүзен башлый, “шундый ул безнең Зиннур” дип төгәлли. Бу миңа шулкадәр кызык булып тоелды. Читтән торып мин Зиннурның бөтен асыл сыйфатларын ачыклап бетердем, үзен генә күрәсе калды. Менә ул көн килеп җитте. Зиннурның мәктәп коллективына, кызына, хатынына булган хөрмәте чиксез иде. Котлаулары да конкрет фактларга нигезләнгән, һәркемнең күңеленә үтеп керерлек теләкләр ташкыны булды ул. Чыннан да, уйламыйча сүзен әйтмәс, әйткәненең бәясен белә торган ират булып чыкты. Хәзер кызлары Нигина медицина көллиятенә, акушерлык эше бүлегенә укырга керде. Әлеге тырыш, мәктәбебезнең йөзек кашы булган кызыбызга киләчәктә зур уңышлар, югары белемгә ирешүен теләп калам. Уллары Марат та җир җимертеп эшли, быел әтисе белән печән әзерләүдә үзен чын егетләрчә тотты. 12 яшьлек бала әтисенең уң кулы һәм таянычы, горурлыгы булды. Үзара мөнәсәбәтләре дә күңелгә ятышлы. Бер-берләренә ягымлы итеп эндәшүләре, балаларының киләчәге өчен тырышып тормыш итүләре авыл халкы алдында гаиләнең дәрәҗәсен тагын да арттыра.
Быел Зиннур Зиннәт улына кырык яшь тулды. Эшләнгән эшләре байтак, эшләнәселәре тагын да күп. Аның гадәти эш көннәре сирәк була. Шалтырату иртәнге алтыда да, төнге унбердә дә ишетелергә мөмкин - сыер бозаулый алмаса да, маллар күбенсә дә, аяксыз калса да Ул кирәк. Бары ветеринар гына хәл итә ала торган авырлыклар адым саен очрап тора. Ул берсенә дә каршы килми, беркайчан да баш тартмый. Аның өчен башкаларның бәла-казасы юк, ә ярдәмгә мохтаҗ тере җаннар гына бар.
Хезмәттәшләре һәм авылдашлары Зиннур турында зур хөрмәт белән сөйли. Аның әдәплелеге, тынычлыгы һәм какшамас түземлеге аның визит карточкасы булып тора. Ул куркып калган хайванга гына түгел, ә дулкынланган хуҗага да якын килә белә, катлаулы әйберләрне гади сүзләр белән аңлата, тынычландыра һәм ышаныч уята.
- Без барыбыз да аны бик хөрмәт итәбез, - ди укытучы Гөлназ Гарифуллина. Безнең хуҗалыкта сыерлар да, үгезләр дә, бар да бар. Зиннур Зиннәтович - безнең төп ярдәмчебез. Һәрвакыт килә, ярдәм итә, киңәшләшә. Чын доктор Айболит!
Мин дә аның фикеренә кушылам. Хөрмәтле Зиннур Зиннәтович, Сезне һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйм. Һәрчак ярдәмгә ашыгуыгыз, эшне җиңеләйтеп эшли белү сәләтегез Сезне тагын да бизи.
Сезгә хәерле озын гомер, сәламәтлек теләп ихтирам белән Альбина Хәсәнова. Сауш-Алан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев