Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Библиолагерьның соңгы көнендә

16 август көнне, библиолагерьның соңгы көнендә, Теләче Үзәк һәм балалар китапханәсе хезмәткәрләре «Библиопикник» оештырдылар.

 Пикник алдыннан “Барыбыз да биибез” дигән библиокичә үтте, анда малайлар һәм кызлар бик теләп үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәттеләр, төрле күңелле, хәрәкәтчән уеннар уйнадылар. 


Аннан соң балалар, "Китап ГТО"сында ярыштылар. Катнашучыларның бурычы: бер минут эчендә тиз һәм аңлаешлы итеп әдәби тексттан өзек кычкырып уку иде. Балалар бик кызыксынып әлеге конкурста мөмкин кадәр күбрәк сүз укырга тырыштылар, чөнки ахырдан иң җитез һәм сәнгатьле укучылар билгеләп үтелде.

Библиолагерьның ахыргы көне балавыздан шәмнәр ясау буенча иҗади мастер-класс белән тәмамланды. Үз куллары белән ясаган шәмнәр китапханәгә әйтеп бетергесез хуш ис таратты!Бу көннәрдә китапханәдә искиткеч дустанә атмосфера, елмаю һәм күңел ачу хөкем сөрде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев