Билбау көрәше тәмамланды
Исегезгә төшерәбез, бу көннәрдә Теләче авылының “Батыр” спорткомплексында билбау көрәше буенча Татарстан Республикасы Чемпионаты барды. Өч көн дәвам иткән киеренке һәм мавыктыргыч ярышлар бүген төгәлләнде.
Кичә спортчылар әлеге көрәш төренең ирекле стилендә бил алышсалар, бүген исә классик стильдә көч сынаштылар. Шунысы игътибарга лаек, кичә ирекле стильдә хөрмәтле гүзәл затларыбыз да чыгыш ясады.
Кичә һәм бүгенге бәйгеләрдә җиңү яулаган, призлы урынга лаек булган спортчыларны һәм командаларны муниципаль район башлыгы урынбасары Илдар Мараков белән Татарстан Республикасы билбау көрәше федерациясе Президенты, Казан шәһәре көрәш федерациясе җитәкчесе, “Зилант” спорт клубы җитәкчесе, милли көрәш буенча Татарстанның спорт остасы Расих Габдрахманов, ярышларның баш хөкемдары, халыкара категорияле хөкемдар Марсель Хәйдәров, билбау көрәше буенча Татарстан Республикасының баш тренеры Рәмис Вафин, Татарстан Республикасы билбау көрәше федерациясе башкарма директоры Булат Шакиров һәм Казан шәһәренең дзю-до көрәше федерациясе башкарма директоры, Татарстан Республикасының физик тәрбия отличнигы Роман Терзиян, муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Динар Гыйниятуллин, районның спорт һәм яшьләр эшләре бүлеге җитәкчесе Зөлфәт Ибраһимов һәм “Теләче” спорт мәктәбе директоры Азат Шәйхетдинов котлады.
Командалар беренчелегендә призлы урыннарга Азнакай районы, Түбән Кама шәһәре һәм Казан шәһәренең “Ракета” спорт клубы җыелма командалары лаек булды. Бихисап көрәш осталарын һәм җанатарларны үзенә җыйган билбау көрәше буенча республика Чемпионаты турында тулырак “Теләче” газетасыннан киләсе саныннан укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев