Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Бирелгәнлек белән башкара

Ямбулат тумасы, Алан авылында яшәүче, өч бала атасы Сәйдәш Дәүләтшин терлекчелек дөньясында кайнаганнарга яхшы таныш шәхес.

Районның шактый зур тәҗрибә туплаган, күренекле мал табибларының берсе. 2003 елдан башлап, ягъни Казан ветеринария институын тәмамлап кайтканнан бирле җаваплылыгы чикләнгән “Алан” ширкәтендә хезмәт куя. Баштарак табиб буларак хезмәт куйса, хәзер баш табиб вазифасында. Иртәнге дүрттән кичке җидегә кадәр шушы тынгысыз хезмәттә ул. Шәхси хуҗалыктагы мал чирләп китсә дә, бармый калганы юк. Кырык эшен кырык якка ташлап ярдәмгә ашыга. Табибның һәрвакыт ярдәмгә барырга тиешлеген ул яхшы аңлый. Кайда гына чакыру алмасын, үз эшен зур бирелгәнлек, осталык һәм җитезлек белән башкара. Әнә шуның өчен хөрмәт итә аны авыл халкы, хезмәт коллективы. Күптән түгел Сәйдәш Миңнур улы озак еллар ветеринария өлкәсендә куйган намуслы һәм фидакарь хезмәте өчен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Фәнил Нигъмәтҗанов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев