Бирнә җыячаклар
Иң күңелле вакыт. Тиздән Сабантуйлар. Әлеге бәйрәмгә әзерлек эшләре, бигрәк тә бүләк җыю – үзе бер бәйрәм төсен ала.
Әлеге чарага һәр авыл үзенчә әзерләнә. Теләче авылында исә бу йола районыбыз оешмаларында эшләүчеләр ярдәме белән үткәрелә. Кайда – бизәлгән атлар җигеп, кайда җиңел машина, кайда җәяүләп җыялар хәзер бүләкләрне. Әмма һәркайда гармун тартып, милли киемнәрдән, җырлап-биеп, күтәренке рухта үткәрергә тырышалар. Ихлас, киң күңелле, гореф-гадәтләрне саклап яшәүче райондашларыбыз ел саен бүләкләрен алдан әзерләп көтеп торалар.
Быел, милли бәйрәмебез Сабантуена бирнәне 31 май көнне 16.00 сәг. җыя башлаячаклар. Якынлашып килүче Сабантуй бәйрәменә без дә үз өлешебезне кертик!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев