Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Биш дистәгә якын гомерен мәктәпкә багышлаган остаз

Теләче урта мәктәбендә көчле педагогик коллектив тупланган. Укытучыларның һәрберсе үз эшенең, үз фәненең остасы. Шулар арасында гомеренең кырык җиде елын балаларга белем һәм тәрбия биргән Зөлфирә Рафаэль кызы Хәлилова турында сүз барыр.

Азнакай районы Карамалы авылында сигеьзеллык мәктәпне тәмамлагач, Азнакайдагы беренче номерлы мәктәптә белем ала. Мәктәп еллары аның күңелендә эзсез генә калмый: тормыш белән танышу туган авылында башлана. Концерт-смотрлар, пионер слетлары, чаңгы ярышлары аркылы үсә, ныгый кыз.

Урта белем алганнан соң,  Зөлфирә Алабуга университетына   укырга керә һәм хор-дирижерлык бүлеген уңышлы тәмамлап, Саба халык хоры җитәкчесе итеп билгеләнә. Ләкин тормыш син уйлаганча гына бармый шул, Сабада хор коллективын яңадан туплап, халык “хоры” исемен Кукмара шәһәрендә яклаганнан соң, Зөлфирә Рафаэлевнага яраткан эшен калдырып, Теләчегә күчәргә туры килә.

Яшерен-батырын түгел, соңгы елларда  татар телен өйрәнүгә караш үзгәрде. Ләкин киң җәмәгатчелек, татар теле укытучылары ярдәме белән тел югалмады, тел исән. Зөлфирә Рафаэлевнага да шул юлны узарга туры килә. “Балаларда татар теленә карата җыр-моң аркылы мәхәббәт тәрбияли алдым.”,- дип искә ала ул, хезмәт юлының бу чорын.

Зур җаваплылык белән тырышып эшләү мәктәп администрациясе тарафыннан югары бәяләнә һәм Зөлфирә Рафаэлевнаны тагын да зуррак җаваплылык сорый  торган эшкә күчерәләр. Ул - 1994 елдан мәктәпнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары. Монда инде көчен-энергиясен кая куярга белмәгән мөгаллимгә иҗат эшенә юллар ачык.

  • Ул елларда төрле предмет олимпиадаларыннан тыш, сыйныфларда тәрбия эшенә чынлап торып игьтибар зур булды. Сыйныф җитәкчеләре берсе белән берсе ярыша-ярыша сыйныфтан тыш чаралар уздыра иде. Мәктәп күләмендә оештырылган классташлар очрашуы, концерт-смотрларда катнашу - бу әле тәрбия эшенең бер өлеше генә. Бу эшләр бәлки үз вакытында бәяләнеп тә бетмәгәндер. Ләкин хәзер үзләре бала тәрбияләгән, мәктәп бусагасын күптән атлап чыккан укучыларыбыз күрешкәндә: “Зөлфирә Рафаэлевна, мәктәп елллары нинди күңелле иде без укыганда”,- дип әйтүләре минем өчен зур мактау сүзләре булып яңгырый, дип искә ала педагог.

“Сабадан яңгыр астында чебеш алып кайтып таратулар да булды...”

Тормыш дәвам итә, мәктәп тормышы аны бөтереп алып китә. Мәктәпнең профсоюз оешмасын җитәкләгән чорларын искә алып: “Булды инде, укытучыларга кисәкләп май өләшкән, Сабантуй көннәренә туры килеп, Сабадан яңгыр астында чебеш алып кайтып таратулар, печән өчен болынлык бүлеп бирүләр, искә төшсә, исең китәрлек!...

Эшләгән кешегә эш язган дигәндәй, Зөлфирә Рафаэлевнага милли эшләрне оештыруны да үз өстенә алырга туры килә. Теләче мәктәбе статусын гимназия статусына күтәргән чор булды бу. Киләчә кбуында милли үзаң тәрбияләү, тукай телен-татар телен саклап калу иде максат. “Миңа калса, мәктәпнең уннан артык укытучысы гына максатка ирешеп калмады,ул чорда  мәктәптә тулы канлы татар мохите урнашты” ,-дип искә ала мөгаллим.

“Дилбегәне” яшьләр кулына....

Еллар уза торды, яшь һаман өстәлә барды. Мәктәпкә яңа кадрлар килде, Зөлфирә Рафаэлевна да “дилбегәне” яшьләр кулына бирде. Ләкин әле мәктәптән китәргә исәбенә дә кереп карамады. Сорадылар - расписание төзергә утырды. Коллективта аны шаярып, безнең “диспеччерыбыз” дип йөртә башладылар. Чыннан да, аның шундый оста итеп, укытучыларга, балаларга якын килә белүен, ягымлы карашын, аналарча кайгыртуын, акыллы киңәшләр бирүен әйтми мөмкин түгел.

Кем генә булып эшләсә дә, хезмәт сөю, тырышлык, эшне җиренә биткереп башкаруы аның төп сыйфаты булып кала бирде. Бүген аны  мәктәптә “аяклы тарих” дип атасаң да, ялгыш булмас. Чөнки ул- мәктәп музеен җитәкли. Һәр әйбер турында бәйнә-бәйнә сәгатьләр буе сөйләргә әзер ул!

Бәхет сезнең өчен нәрсә?

  • Әгәр үземнең хезмәт нәтиҗәләрем белән укучыларым күңелендә калганмын икән, ата-аналарның миңа булган ихтирамын тоеп эшлим икән, мин бәхетле. Мәктәпкә кырык җиде ел гомерен багышлаган Зөлфирә Рафаэлевна фикере бу. Мәктәпнең 2004 елда авыл мәктәпләре арасында 1 урын, 2006 елда В.В.Путин грантына лаек булуы, 2007елда ТР Презеденты М.Шәймиев грантын яулавында һәм 2018 елда 100 мәктәп арасында 12 нче урында булуында минем дә хезмәтем кергән дип горурланып яшим.  Укытучыларны якынлашып килүче професиональ бәйрәм белән котлап, исәнлек-саулык, еллар иминлеген, җир шарында тынычлк урнашуын телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев