Биш кешеле авылда
Әбде авыл җирлегенә Ташлыяр дигән авыл керә. Бүген биредә биш йортта, бары биш кеше гомер итә.
Әлеге авыл Әбдедән биш километр ераклыкта урнашкан. Җәй көне машина белән бик тиз барып җитәргә була. Ә менә, язгы, көзге ел фасылында әлеге авылда яшәүче якыннарының хәлен белергә балаларына, туганнарына җиңелләрдән түгел. Күп очракта алар Саба районына кергән Кибәче авылында машиналарын калдырып җәяүләп кайталар. Биредән әлеге авылга бер километр тирәсе икән. Кыш көне юлларга урыны-урынына кар көртләре өя. Монда гомер итүчеләр моңа күптән ияләнгән, сабырлыкларын бер төенчеккә җыеп яшәүләрен дәвам итәләр. Үзләренең туган яклары турында көннәр буе сөйләп утыра алалар. Кыш көне дә үзенең матурлыгы белән аерылып торган авылның җәй айларында матур буласына ышануы кыен түгел. Авылда бер километр сузылган урам. Күпчелек өйләр якыннарын көтүдән арып, “башларын” аска игән. Күптән ачылмаган капка төпләрен кар күмеп киткән. Биш өй арасы да бер-берсенә якын түгел. Берсе урамның бер башында, икенчесе икенче очында. Биредә бер фермер Дамир Гарипов үз эшчәнлеген алып бара. Ул сыерлар тота икән..
Бу хакта тулырак район газетасының 23 декабрь саныннан укып таныша аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев