Биш көнлек ял
Быел да районда, узган елгыдай, «Ура, авылга!» проекты гөрләде.
«Алдынгылар хәрәкәте» тарафыннан оештырылучы җәйге лагерьлар быел Баландыш, Олы Кибәхуҗа һәм Олы Мәтәскә авылларында үткәрелде. Анда ике йөздән артык бала ял итте.
Түбәндәге фоторәсемнәрдә сез Олы Мәтәскә авылында биш көн дәвам иткән җәйге ял сменасының ябылу мизгелләрен күрәсез. Анда муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рөстәм Нигьмәтҗанов, Олы Мәтәскә авыл җирлеге вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Шәфкать Кәримуллин һәм «Алдынгылар хәрәкәте» нең җирле бүлек җитәкчесе Алия Сабирова катнашты һәм чыгыш ясады.
Әти-әниләр һәм әби-бабайлар да катнашкан күңелле дә, шул ук вакытта моңсу да булган бәйрәм балаларның бию, җырлары белән үрелеп барды. Азактан, концертны яшь җырчы Алия Нур катнашында дискотека алыштырды.
Фәнил Гаязов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев