Бәхетләре түгәрәк
Бу көннәрдә «Алан» хуҗалыгында булырга туры килде. Ашханәдә эшләүчеләр белән аралаштым - бу ягымлы пешекче апалар янында вакыт узганын сизмисең дә.
Кулларына күз иярми үзләренең. Иртән комбайнчыларны тәмле ризыклар белән сыйлап эшкә озатканнан соң төшке аш әзерләргә керешәләр. Анысы басуга озатыла. Соңыннан кичке аш, тагын кайнар ризык әзерләргә кирәк. Менә шулай, таңнан башлап төн урталарына кадәр аш-су тирәсендә мәш киләләр Нурзилә Галиахметова белән Әнисә Хәбибрахманова. Механизаторлар язгы кыр эшләренә чыгуга тынгысыз хезмәтләре башлана аларның һәм кара көзгә кадәр шулай дәвам итә. Нурзилә апа 5 ел эшли икән ашханәдә. Көн дә Балыклы авылыннан килеп йөри. - Мин шушы авылныкы. ТормышБәхетләре түгәрәк ка чыканчы Казанда повар-кондитер булып эшләдем. Хәзер менә шушы хезмәтемне дәвам итәм, - ди 17 ел шушы хуҗалыкта повар булып эшләүче Әнисә апа. Һәр эшне җиренә җиткереп башкарганы, чисталык таләп иткәне өчен хөрмәт итәләр аларны. - Кызу эш чорында ял да күрмибез, каладан балалар кайтканда да өйдә булганыбыз юк, - диләр алар. Бу сүзләрне зарланып, яисә үпкәләп тә әйтмиләр. Бер-берсеннән башка эшләүләрен күз алдына да китермиләр. - Без һәркемне "Рәхим итегез!" дип каршы алабыз, ачык йөз, тәмле телебезне кызганмыйбыз, - ди Нурзилә ханым. Менә шулай хезмәтләрен яратып башкаргач, тормышлары да, эшләре дә җырлап бара. Алар үзләрен бик бәхетле тоялар, чөнки яраткан шөгыльләре бар. Ә тулы бәхет - яраткан эшеңә сөенеп бару һәм өеңә, сине сагынып көтүчеләр янына шатланып кайту, диләр. Бу яктан да аларның бәхете түгәрәк. Шулай була күрсен.
Зөлфия Хуҗина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев