Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Бүләкләнделәр

15 март көнне Менделеевск шәһәрендә, ТАССР төзелүгә 100 ел тулу уңаеннан Татарстан Республикасы Хоккей федерациясе һәм Менеделеевск муниципаль районының “Айсберг” спорт мәктәбе тарафыннан 2011 елда туган балалар арасында хоккей фествален оештырылганын, анда районыбыз командасы беренче урын яулаганын хәбәр иткән идек инде.

Шушы уңайдан яшь хоккейчыларыбызны 21 март көнне “Эшлекле шимбә” киңәшмәсендә муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Нәҗип Хаҗипов белән аның урынбасары Илнур Хәмидуллин тәбрикләде. Бу көнне яшь хоккейчыларыбызга һәм аларның тренеры  Илшат Газиҗанов Теләче муниципаль район башлыгының Рәхмәт хатлары һәм акчалата премияләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев