Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Блогерлар сабан туе +Түгәрәк уен» (фотолар)

Бүген Баландыш авылында “Блогерлар сабан туе + Түгәрәк уен” дип исемләнгән фольклор бәйрәм чарасы узды.

Килгән кунаклар – блогерлар һәм район халкы себерке бәйләү, утын кисү, чалгы белән печән чабу, көлтә бәйләү, ашлык тулы капчык күтәреп йөгерү, милли кием уен-ярышларында катнашып үз күңелен күрде, ат чабышы ярышларын карап хозурланды. Бәйрәм чарасын Караширмә, Иске Карабаян, Субаш, Ачы, Әбде, Кибәче (Саба районы),  Балык Бистәсе районыннан килгән фольклор коллективлар бизәде. 

Шулай ук, бәйрәмдә «Теләче» район газетасына язылучылар арасында лотерея уйнатылды.

Барлык иганәчеләребезгә, безнең бәйрәм чарасын матур җыр-биюләре белән бизәгән җырчыларыбызга, катнашкан барлык бәйрәм кунакларына, Баландыш авыл җирлегенә зур рәхмәтләребезне белдерәбез!

Фото – видеоларда – бәйрәм мизгелләре. 

 

Бәйрәм хакында тулырак һәм төп приз – бозау кемгә чыкканын район газетасының киләсе саныннан укып белә аласыз. 

Зөлфия Ибраһимова. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев