Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Бөек Җиңүнең 79 еллыгын бәйрәм иттек

Районыбызда бәйрәм митинглары 7 нче май көнне башланып, барлык авыл җирлекләрендә дә узды. Ә бүген традиция буенча, теләчелеләр бәйрәм парадын күзәтергә үзәк урамга җыелды.

Теләчелеләр дә олысы-кечесе, яше – карты бүген иртәдән ил азатлыгы өчен һәлак булганнарны, сугыш ветераннарын, тыл каһарманнарын искә алып, хөрмәтләп, хәтер яңартырга район мәдәният йорты янындагы мәйданга митингка җыйналды. Ленин урамында сугыш чоры техникасы, мотоциклчылар, укучылар, оешма-предприятиеләрдә эшләүчеләр парады үткәрелде. Иртән, үзәк ял паркында урнашкан һәйкәлдә Мәңгелек ут кабынды. Ул бүгенге көннән һәрчак янып торачак.  

Митингта  мәйданга җыелган барча халыкны Бөек Җиңү көне белән  муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов, Татартан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов тәбрикләде.

Биредә Ватан азатлыгы өчен шәһит киткән якташларыбызның якты истәлеге бер минут тынлык белән искә алынды, обелиск янәшәсенә чәчәкләр салынды. Шулай ук кызыл канәферләр тыл хезмәтчәннәре хөрмәтенә төзелгән һәйкәл белән “Җиңү аллеясы”на куелды.

Бәйрәм мизгелләрен сез түбәндәге фотоларда күрәсез. Бу хакта тулырак “Теләче” газетасының киләсен саныннан укый аласыз.  

Фәнил Гаязов фотолары.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев