Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Бөек композиторны искә алдылар

Бүген, 3 декабрь - Бөек композитор Салих Җамалетдин улы Сәйдәшевның туган көне. Шул уңайдан, Теләче балалар сәнгать мәктәбендә Салих Сәйдәшевның иҗат кичәсе узды.

Бүген, 3 декабрь - Бөек композитор Салих Җамалетдин улы Сәйдәшевның туган көне.
  Шул уңайдан, Теләче балалар сәнгать мәктәбендә Салих Сәйдәшевның иҗат кичэсе уздырылды. Әлеге чарада, Теләче муниципаль районы гаилә һәм балалар өчен иҗтимагый ярдәм бүлеге хезмәткәрләре, балалар сәнгать мәктәбе укытучылары Ханипова Р. А., Мухаметшин Р. Р., Муталлапова Г. Р., Биктимирова Р. Р., Шарафутдинова Л. Н., махсус кунакларыбыз Илшат Сәләхиев, Шәүкәт Фәхриев, сәнгать мәктәбе укучылары -  Булат Галявин, Ислам Хасаншин, Дилүс Муликов, Илнур Галимов ( җитәкчеләре Сафиуллин И.И.), Салават Галявин ( җитәкчесе Биктимирова Р. Р. ) башкаруында Салих Сәйдәшев иҗат иткән җырлары, көйләре яңгырады, композитор иҗатына багышланган видеопрезентация күрсәтелде, рәсем сәнгате укытучысы Калжанова И.Н.җитәкчелегендәге рәсем күргәзмәсе оештырылды. Әлеге матур чарада барлык катнашучылар да күнелләренә рухи азык алып киткәндер! 🙏

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев