Район яңалыклары
“Борчылыр сәбәп юк”
805
0
0
Бүген, ягъни 25 март көнне, муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов, муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Хәмидуллин белән берлектә, район үзәге - Теләчедә урнашкан “Пятерочка”, “Дуслык” һәм “Алинә” кибетләрендә булып, аларның шикәр, он, тоз, ярмалар һәм икмәк кебек көндәлек кирәкле азык-төлек товарлары белән тәэмин ителешен һәм бәяләр торышын карады.
Очрашу барышында алар кибет җитәкчеләре, сатып алучылар белән җанлы әңгәмә кордылар, халыкның ихтыяҗы һәм сатып алучанлыгы белән кызыксындылар. Күрелгәннәрдән чыгып, муниципаль район башлыгы:
- Борчылыр сәбәп юк. Бәяләрнең беркадәр югары булуын исәпкә алмаганда, без булган кибетләрдә әлеге продукцияләрнең барысы да бар. Моннан ике-өч атна элек онга, шикәргә су буе чиратлар тудырган халык бүген тынычланган инде.Таҗлы вирус белән бәйле карантин игълан ителгәч тә, шундый шау-шу кубып алган иде. Бәяләр элеккечә үк булмас, анысы. Әмма кибетләрдә көндәлек кирәкле товарлар, азык-төлек булачак, минемчә, - дип нәтиҗәдә ясады.
Фәнил Гаязов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Галерея
Оставляйте реакции
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев