Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Боз өстендә сак булыгыз!

Салкын белән җылының чиратлашып торуы елга-күлләрдә ярыклар барлыкка китерә, боз калынлыгын юкарта. Юкка гына, язгы боз ястык калынлыгы булса да ышанма, дип әйтмәгәннәрдер.

Яз көне боз өстеннән йөрү бик куркыныч, чөнки боз ватылып, кеше шунда ук батарга мөмкин. Әгәр чыгарга туры килсә, куелган билгеләргә игътибар итәргә, боз өстенә салынган махсус басмалардан файдаланырга кирәк. Бозның  тикшерелмәгән ягына чыгарга ярамый, моның никадәр куркыныч булын аңлавы кыен түгел. Көннәр матур торганлыктан файдаланып, балалар боз өстендә уйнарга, балыкчылар балык  тотарга ашыга. Аулак сулыкларда кешеләр үлеменә юл куймау, аларның гомерен саклау буенча кайбер киңәшләрне тәкъдим итәбез:

 • боз өстенә кергәнче, башта аның ныклыгына ышаныгыз, бер кеше өчен аның калынлыгы 7 сантиметр булырга тиеш, җәяүләп кичү өчен  15 сантиметр булганда гына ул имин санала;

•боз буйлап хәрәкәт иткәндә калын кар катламы яткан, агым көчле булган, чишмә чыккан, бозны тишеп агач ботагы чыгып калган, сулыкка чишмә агып кергән, җылы агым белән тоташкан урыннарга аеруча игътибар итү зарур;

• боз юкаргач - аның аша чыгу, боз кузгалгач, боз өстендә уйнау катгый тыела.

• балык тотарга киткәндә, якыннарыгызга үзегезнең кай тирәгә урнашуыгыз турында әйтеп куегыз;

• балык тотканда кечкенә мәйданлы боз өстендә берничә бәке тишмәскә, берничә кеше бергә җыелып утырмаска киңәш ителә;

• боз ярылып суга төшсәгез, каушап калмагыз: авыр әйберләрегезне ташлагыз, батмаска тырышыгыз һәм ярдәмгә чакырыгыз. Кулларыгызны җәеп боз кырыена таяныгыз, аны ватмый гына, саклык белән өстенә күкрәгегез белән ятыгыз һәм аякларыгызны бер-бер артлы боз өстенә күтәрергә тырышыгыз.

• боз өстендә башкалар салган сукмактан йөрергә тырышыгыз, үзегез белән һәрвакыт нык озын таяк булырга тиеш.

Күп кеше биек яр буеннан боз киткәнен карарга ярата. Әлбәттә, моны карап торуы күңелле, ләкин кайвакыт су агымы яр кырыйларын ашый һәм ул көтмәгәндә ишелеп төшәргә мөмкин. Мондый урыннарда бик сак булыгыз.

        Бигрәк тә балалар язгы су буйларында уйнарга ярата һәм бәхетсезлек очраклары күбрәк алар белән килеп чыга. Елга, күл яннарында уйнап, аккан боз өстенә дә кереп китәләр. Мондый хәлләрне күрәсез икән, шунда ук тыярга кирәк. Бәхетсезлек очракларын булдырмау өчен ата-аналар, укытучылар алдан ук балалар алдында аңлату эшләре алып барырга, аларны кисәтеп куярга тиеш. Гадәттән тыш хәл туганда, ашыгыч рәвештә  112, 101 яки 01 телефоны буенча  коткару хезмәтен чакыртырга кирәк.

 Олы Нырсы авылы  янгын сүндерү бүлеге хезмәткәрләре.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев