Бөтенроссия өмәләр көнендә
Узган шимбәдә районыбыз хезмәт коллективлары бердәм рәвештә өмәгә чыктылар.
Елдагыча, чисталык санитар икейлыкны оешма-предприятиеләрдә, учреждениеләрдә эшләүчеләр беренчеләрдән булып башлап җибәрделәр. Аларга җавапллыгы чикләнгән “Мишә” ширкәте хезмәткәрләре кушылды. Бу көнне юл кырыйларында, урамнардагы һәрбер чүп-чарны капчыкларга җыйнап баручыларны еш очратырга була иде. Бөтенроссия өмәләр көнендә районыбызның күпчелек оешма-предприятиеләре хезмәткәрләре үз биләмәләрен чистартырга, матурлау эшенә ашыкты. Халыкның бердәмлеге нәкъ менә шушы өмәләрдә чагыла. Кайсы гына якка юл тотсак та кызу эш кайный иде. Мисал өчен, район үзәк хастаханәсе, җаваплылыгы чикләнгән “Август - Теләче” ширкәте хезмәткәрләре бердәм рәвештә биналар, капка-койма артларында кояш нурлары төшми торган урыннарда “качып калган” карларны бердәм рәвештә таратып, кибәргә өлгергән коры җир мәйданнарын чүп-чардан арындырып, тырмалап тәртипкә китерделәр.
Туларак район газетасында.
Фәнил Гаязов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев