Бу бәйрәм Россия символларына багышланган
22 августта илебез Россия флагы көнен билгеләп үтә. Бу бәйрәм Россия символларына багышланган.
Бу көнне бөтен ил буйлап әлеге символның әһәмиятен ассызыклау һәм ил гражданнарын берләштерү максатында күпсанлы һәм төрле чаралар үткәрелә. «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгече А.С. Фәхриева «Россия символлары» дигән танып белү фильмы күрсәтте. Балалар дәүләт символлары һәм Россия тарихындагы мөһим вакыйгалар, триколор барлыкка килү һәм төсләрнең әһәмияте белән таныштылар. Мондый чараларның максаты – патриотизмны һәм Россия тарихына һәм традицияләренә хөрмәтне ныгытуга, дәүләт символларына ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләүгә һәм үстерүгә ярдәм итү.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев