Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Бу көннәрдә районыбыз мәктәпләрендә «Алдынгылар Советы» рәисе сайлаулары узды.

«Алдынгылар Советы» - укучылар үзидарәсенең яңа органы, анда активистлар мәктәп тормышын яхшырту буенча үз проектларын һәм идеяләрен тормышка ашыра ала.

Һәр мәктәптә укучылар рәислеккә үз  кандидатураларын тәкъдим итте. Сайлау алды кампаниясендә катнашучылар мәктәп тормышын, дәрестән тыш чараларны кызыклырак итү буенча идеяләрен тәкъдим иттеләр. «Алдынгылар хәрәкәте»нең 13 юнәлешен үстерү механизмнары һәм инструментлары турында сөйләделәр. Рәис статусында беренче адымнары турында сорауларга җавап биреп, тәкъдим ителгән кейсларга үз карарларын җиткерделәр.
 Соңыннан укучылар (Теләче һәм Шәтке мәктәбендә укытучылар да)  үзләренә ошаган кандидатура өчен тавыш бирде. Сайлау комиссияләре нәтиҗә ясаганнан соң һәр мәктәпнең «Алдынгылар советы» рәисе билгеле булды. 

«Алдынгылар хәрәкәте» командасында булырга һәм бергәләшеп районның  үсешенә үз өлешен кертергә теләүчеләр рәис урынбасарлары һәм юнәлешләр буенча активистлар була алачак. Һәркем үз тормышына яңа төсләр һәм тәэсирләр генә түгел, ә тирә-юньдәгеләрнең тормышын да яхшырта ала. Киләчәгебез үз кулыбызда!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев