БУ КЫЗЫК
Яңа елда чыршы кую гадәтен безнең илгә Петр Беренче Европадан алып кайта. Бу яңалыкны халык шундук үз итми, чөнки электән үк чыршыны яхшы агач итеп санамаганнар. Петр заманында чыршыларны бизәмәгәннәр. Ул инде үзе үк бизәк булып саналган.
Урта гасыр Европасында чыршыны бизәү таләпләре шактый кызыклы булган. Мисал өчен, чыршы идәндә түгел, ә... түшәмдә асылынып торган. Яшел дускайга төрле тәм-томнар элгәннәр, бала-чага исә шуларны сикерә-сикерә өзәргә тырышкан.
1840 еллардан башлап чыршыны өйдә куялар. Беренче булып аны Петербургта яшәүче немецлар бүлмәгә алып керә.
Иң кыйммәтле Яңа ел чыршысын 2010 елда Әбу-Дабидагы бер премиум-кунакханәдә урнаштыралар. Аның бәясе 11 миллион сумны тәшкил итә. Әлбәттә, агачның үз бәясе шулкадәр кыйммәт түгел. Аңа эленгән уенчыклар арасында асылташлар, алтын һәм уенчыклар бер дә арзан булмаган.
Беренче ясалма чыршыларны каз каурые һәм чыбыктан ясаганнар.
1892 елда Америка инженеры Томас Эдисон һәм аның ярдәмчесе Эдвард Джонсан кечкенә лампалардан беренче гирлянда ясый.
Чыганак: ватаным татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев