Бу вакытта төп проблемаларның берсе – ул улән һәм чүп-чарны күзәтусез яндыру
Яз көне, кар эри башлагач, үләннәрне яндыру табигатькә, хуҗалыкка, кешеләрнең сәламәтлегенә һәм тормышына зур зыян сала. Янгыннар чыгу куркынычызлыгы бу вакытта бермә бер арта. Шундый фажигале хәлләрне булдырмас өчен ниләр эшләргә кирәклеген искә төшереп китик.
Бу вакытта төп проблемаларның берсе – ул улән һәм чүп-чарны күзәтусез яндыру. Халык арасында узган елгы үләнне яндыру яшь үләннең үсешен тизләтә, дигән миф йөри. Коры үлән яшь үсентеләр өчен киртә түгел, ә аның тиз таркалуы туфрак микроорганизмнары тарафыннан ана иң кыйммәтле черүгә әверелә. Коры үләнне яндырып, кешеләр черек барлыкка килү процессын бозалар һәм туфракның уңдырышлылыгын төшерәләр. Янгыннар вакытында күп кенә бөҗәкләр үлә һәм кош оялары урыннарының һәлак булуына китерә.
Аерым алганда, җир кишәрлекләре милекчеләре чүп-чарны, коры чирәмнәрне һәм корыган агачларны җыештырырга, шулай ук аларны чабарга тиеш. Шул ук вакытта кагыйдәләр ачык ут куллануны һәм йорт яны, бакча кишәрлекләрендә учаклар ягуны тулысынча тыю билгеләнми. Бу билгеле бер шартларны һәм янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәгәндә мөмкин. Әйтик, чүп-чарны, үләнне, яфракларны һәм башка калдыкларны җирле үзидарә органнары моның өчен билгеләнгән махсус мәйданчыкларда яндырырга мөмкин. Шул ук вакытта ачык ут урыны якындагы корылмадан кимендә 15 метр ераклыкта урнашырга тиеш, ылыслы урманнан һәм яшь агачтан-100 метр һәм 30 метр яфраклы урманнан аерылырга тиеш. Әгәрдә чүп - чарны ягу өчен тимер бочка куллансагыз ераклык 2 тапкыр кыскартыла (7,5 метр тәшкил итәчәк). Бу очракта бочканың капкачы булырга тиеш, янгын үтәрлек ярыклар һәм зыяннар булырга тиеш түгел, ә якын-тирәдә беренчел янгын сүндерү жайланмалары һәм элемтә чаралары булырга тиеш. Утны караучысыз калдырырга ярамый. Ачык ут куллану урыны тирәсендәге территория 10 метр радиуста коры һәм ауган агачлардан, үләннәрдэн һәм башка ягулык материалларыннан чистартылырга тиеш. Мангалда шашлык пешергәндэ биналарга кадәр таләп ителгән ераклык 5 метрга кадәр кимеде.
Искәртмә!!! Янгынга каршы махсус режим кергән чорда авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә, шәхси хуҗалыкларда, авыл җирлекләрендә һәм торак пунктларда коры үлән һәм чүп-чар яндыру, азык әзерләү өчен ачык ут куллану катгый тыела. Әлеге закон бозучы гражданнар исә Саба һәм Теләче муниципаль районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге районара бүлекчәсе һәм Теләче районының административ комиссиясе тарафыннан административ җаваплылыкка тартылачаклар.
Саба һәм Теләче муниципаль районнары буенча эчке эшләр министрлыгының янгын күзәтчелеге буенча дәүләт инспекторы, эчке эшлэр хезмәте подполковнигы Л. М. Хәкимуллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев