Бүген - Әтиләр көне. Әтиеңне котларга онытма!
Ике ел рәттән октябрьнең өченче якшәмбесендә без зур әһәмияткә ия булган – Әтиләр көнен бәйрәм итәбез.
Сезнеңчә, Әтиләр көне кирәкме һәм ул сезнең өчен нинди мәгънәгә ия? Мин теләчелеләргә шул сораулар белән мөрәҗәгать иттем.
Ильназ Ханафиев:
- Әлбәттә кирәк! Үзем ике бала әтисе булганлыктан түгел, ә өч малай әти тәрбиясен күреп, тоеп үскәнгә күрә әйтәм! Шунлыктан “Әти” ләрнең махсус үз бәйрәмнәре булырга тиеш.
Гаяз Кашапов:
- Кирәктер дип уйлыйм. Әле бит бу көн барлыгын күп кеше белми дә, шуңа күрәсең, “Әниләр көне” кебек зурлап үткәрелмидер. Әтиләр көне гаиләдә, балалар каршында ата кешенең роле, абруе турында уйланырга мәҗбүр итә.
Илһам Гарифуллин:
-Мондый көннәр гаилә кыйммәтләре турында уйлану, гаилә белән вакыт үткәрү өчен бик мөһим. Ул әтиләрнең абруен тагын да күтәрә. Ир-атның абруе булган, аны хөрмәт иткән гаиләдә тәрбияләнгән балалар да бәхетле булып үсә.
Ильнур Валиуллин:
-Бу көн бик кирәк дип саныйм. Без дә балаларыбызны, бигрәк тә улларыбызны чын ир-егетләр итеп тәрбияләү өчен үзебезчә бик тырышабыз бит инде. Әтиләр көне Әниләр көне белән бертигез дәрәҗдә булырга тиештер дип саныйм. Бу бәйрәмдә иң лаеклы аталарны мәдәният учакларына, мәктәпләргә җыеп хөрмәтләсәләр, ничек күңелле булыр, әтиләрнең гаиләдәге, җәмгыятьтәге роле үсәр иде.
Ильнур Ибраһимов:
- Әтиләр көнендә газиз балаларыңнан җылы котлау, рәхмәт сүзләре ише бик зур нәрсә, ул безгә канатлар куя. Бу көн һәр ир кешегә үрнәк, кайгыртучан әти булырга этәргеч булып тора дип саныйм мин.
Рәис Дәүләтшин:
- Әлбәттә кирәк дип саныйм Әтиләр көнен. Балалар торомышында әти белән әни төп рольләрне уйный. Шуның өчен Әниләр көне бар, Әтиләр көне дә зурлап уздырылса бик яхшы булыр иде. Әтиләр шулай ук, бала тормышында бик зур роль уйныйлар. Шушы бәйрәмдә балалар әтиләрен котлап, әтиләренә крата тагы да зуррак хөрмәт, ихтирам хисләре тәрбияләнеп үсә дип саныйм.
Кызганыч, соңгы елларда әтисез балалар саны арта. Гаиләдә балага әти тәрбиясе, әти сүзе җитмәвен бик еш сизәбез. Бигрәк тә малайларга үрнәк алып үсәрдәй әтиләр кирәк. Кадерле әтиләребез! Без сезгә, Әтиләр көне уңаеннан, ихлас котлауларыбызны юллыйбыз! Алдагы гомер елларыңда тормыш юлларыгыз иминлектә, сау-сәламәт булып, бәхетле көннәрдә, шатлык белән үтәргә язсын! Балалар, оныкларның, туганнарыгызның шәфкатьлелеген, мәрхәмәтлелеген, игътибарын һәм ихтирамын тоеп гомер итегез!
Зөлфия Ибраһимова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев