Бүген – Бәрмәнчек бәйрәме
Христиан дине вәкилләре Бәрмәнчек якшәмбесен билгеләп үтә. Әлеге көн Пасхага бер атна калган якшәмбедә үткәрелә.
Бәрмәнчек атнасында су буйларында үсә торган таллар бөреләрен кабартып, чәчәк аталар. Песиле талның ботакларын өйгә алып кайтып, сулы савытка утыртырга кирәк. Халыкта, бәрмәнчек белән стеналарны бәргәләсәң, өеңә тынычлык килә, тәнеңә тидерсәң, сихәтләнәсең, дигән ырым яши. Ул ботакларны, мал-туар исән-имин, бәрәкәтле булсын, көтүдән туры өйгә кайтсын, дип, каралты-курага да кыстырып куялар. Тал песие эре булса, тавык-чебеш, каз-үрдәк эре була дип санаганнар.
Фото:https://www.freepik.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев