Бүген Бөтендөнья почта көне билгеләп үтелә
Почта, техника казанышларына, коммуникацияләрнең зур тизлек белән үсүенә карамастан, һәркем файдалана алырлык элемтә чарасы булып кала.
Почта кешеләрне һәм шәһәрләрне берләштерә, араларны якынайта. Почта элемтәсе хезмәткәрләре үзләренең җиңел булмаган көндәлек хезмәтләре белән мөһим социаль бурыч үтиләр, кешеләрнең җәмгыяви әһәмиятле һәм дәүләти мәгълүмат ресурсларыннан файдалану мөмкинлеген тәэмин итәләр. Һөнәри бәйрәм уңаеннан почта элемтәсе хезмәткәрләрен, тармак ветераннарын ихлас тәбрикләп, барысына башкарган игелекле эшләре өчен рәхмәт белдерәсем килә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев