Бүген Иске Җөри авылында "Таллы күл" күчмә кубогына футбол ярышлары узды
Спортчыларны муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов сәламләде.
Өченче ел рәттән уздырылучы әлеге ярышта Татарстан Республикасы Президенты администрациясенең беренче урынбасары, Территорияләр белән эшләү идарәсе башлыгы Илнур Гарипов, Татарстан Республикасы спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, Саба муниципаль район башлыгы Рәис Миннеханов та катнашты. Призлы урыннарны Саба, Теләче, Иске Җөри командалары бүлеште.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев