Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Бүгенге көндә илебезнең тынычлыгын саклыйлар

Бүгенге көндә илебезнең тынычлыгын саклаучы егетләр белән таныштыруыбызны дәвам итәбез. Бүгенгеләре - Баландыш авылыннан.

Абдулов Вильдан Мөнир улы 1992 нче елның 7 нче маенда кояшлы Үзбәкстанда, Ташкент шәһәрендә туа. Аңа өч яшь ярым вакытта  яшәргә әнисенең туган ягына Теләче районы Баландыш авылына күчеп кайталар. Вильдан гаиләдә иң олы бала. Ул  кечкенәдән тыңлаучан, игътибарлы мөстәкыйль булып үсә. 2011 нче елларда  Самара өлкәсендә артиллерист булып хезмәт итә. 2018 нче елда Баландыш авылы кызы Адилә белән гаилә корып матур гына яши башлыйлар. Мәхәббәт җимешләре уллары  туа. Узган елның  сентябрендә өлешчә мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырылу башлангач  Вильдан га да чакыру кәгазе килә. 

Тимербайев Фирзәр Айнур улы. Улы Самирга з яшь, ул балалар бакчасына йөри, ә нәни кызы Айгөлгә әле 7 генә ай . Тормыш иптәше Ләйсән белән сабыйларын сөеп-назлап кына яшисе мәлләр дә бит. Тик нишлисең, ул  Украинада махсус хәрби операция башлангач мобилизацияләнүчеләр исемлегенә эләгә һәм 2022 нче елның сентябрь аенда хәрби бурычын үтәргә китә. Фирзәр 1993 нче елда Әбиле-бабайлы,әти-әниле тулы гаиләдә Баландыш авылында  икенче бала булып дөньяга килә. Кечкенәдән җитез, кыю, максатчан булып үсә. 2011 нче елда армия хезмәтен намус белән үтәп кайткан егет. Солдат хезмәтен ул Астрахань шәһәрендә үтә. Махсус хәрби операция зонасында хезмәт итү дәверендә ике тапкыр ялга кайтып китә.

Украинадагы махсус хәрби операция башлану белән курку белмәс ир-егетләребез илебез сагына басты. Алар бүгенге көндә  дә үз бурычларын намус белән үтиләр.

Миләүшә Наҗипова, Баландыш авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев