Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Бүләкләнделәр

Бүген район хакимиятенең актлар залында узган чираттагы киңәшмәдә берничә райондашыбыз Рәхмәт хатлары һәм дипломнар белән бүләкләнде.

"Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең  төбәк бүлеге эшчәнлегендә актив катнашкан өчен Рәхмәт хаты белән район мәгариф бүлеге методисты Саетова Анна Николаевна һәм 

"Теләчеинформ" мәгълүмат үзәге корреспонденты Нигмәтҗанов Фәнил Нәҗип  улы;

Теләче урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы  Жукова Римма Александровна  Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе исеменнән сайлау процессы мәсьәләләре буенча иң яхшы эш өчен "Атмосфера" Бөтенроссия конкурсының төбәк этабында катнашучы дипломы белән;

 "Яңа ел бизәлеше"  республика бәйгесендә  1 урынны яулаган Олы Мишә урта мәктәбе  коллективы "Татмедиа" АҖ  Дипломы һәм истәлек бүләкләре белән бүләкләнделәр. Шулай ук мәктәпкә "Шәһри Казан" газетасына, "Сөембикә" журналларына 2023 елның  ярты елына язылу өчен сертификатлар да тапшырылды.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев