Бүләкме, әллә җинаятьме?
Ришвәтчелек дигәндә, ирексездән, совет чорында төшерелгән һәм хәзер дә үзенең популярлыгын югалтмаган “Мимино” фильмы искә килеп төшә.
Фильмдагы төп персонажларның берсе, нидер юллап Мәскәүгә килгән Мимино (әлеге рольне танылган грузин актеры, җырчы Вахтанг Кикабидзе искиткеч оста башкара. Шулай ук аның “кино дусты”, Хачикян Рубен Вартановичны уйнаган бөек совет һәм әрмән актеры Фрунзик Мкртчян да кимен куймый. Бөек актерлар димичә, ни дисең инде!?) сәркатип кыз түрә янына кертми. Бактың исә, ул кыз плитә шоколад көтә икән. Шуны аңлый алмыйча иза чигә бит фильм герое. Чикләвекнең юкәдә түгел, имәндә икәнен, өстәл тартмасының якындага гастроном шоколады белән тулы икәнен күргәннән соң гына аңлый. Югыйсә, сәркатип кыз татып та карамый ул татлыкайларны. Ала да, күз чите белән генә карап өстәл тартмасына шудыра. Совет чорыннан ук калган чир бүген үзенең пик чорына җитте. Кирәк булса да, булмаса да бирелә ул ришвәт дигәннәре. Фәкать эш кенә җайлансын. Укырга да кертә, яхшы дәва да бирә, җинаять җаваплылыгыннан да йолып кала. Бирүчесе булгач, алучысы табыла.
Соңгы вакытта республикада ришвәт күләме 5 тапкырга арткан. Республиканың социаль-икътисадый мониторинг комитеты тарафыннан үткәрелгән сораштыру нәтиҗәләре буенча республикада коррупция базарының күләме 10 миллиард сумнан артып китүен күрсәткән. Хокук саклау органнары, мәгариф, сәламәтлек саклау элеккечә проблемалы тармак булып кала бирә. Иң күп коррупция очраклары башкалабыз Казанда теркәлә ди. Республикада бу күренешләр белән теләсә кайсы тармакта очрашырга мөмкин. Бала тудыру йортларында сау-сәламәт сабый табу, нарасыйны бакчага урнаштыру, вузда бюджет урынына эләгү, рейтингта югары баскычта калу, хисапларны кабул итү, армиягә бармас өчен акча төртүләр күптәннән гадәти хәл буларак хәл ителә.
Бүген көнкүрештәге ришвәтчелек, бюрократизмны җиңү - вакыт һәм көчне янга калдыру ысулы. Социологик тикшеренүләр күрсәткәнчә, законсыз күренешләр белән һәр бишенче кешенең күзгә-күз очрашканы бар. Шул ук вакытта, ришвәт вазифаи затлар акча таләп иткән очракта гына түгел, хәтта гражданнарның үзләре тарафыннан да бирелә. Әйтик, мәктәпләрдә ата-аналардан акча җыюны законлаштыру өчен җыелышларда әтиәниләргә буш биткә имзалар куйдырталар икән. Аннары бу имзаларны иганәчелек ярдәме күрсәтү турындагы беркетмәләргә теркәп куялар. Ә югары уку йортларында хәзер аерым бер имтиханны гына түгел, тулаем сессияне уңышлы бирү өчен түләүчеләр бар.
- Сессияне пакетлап сату бөтенләй акылга сыймаслык хәл. Ректорлар ничек оят түгел сезгә? Без көндәшлек, киләчәгебез турында сөйләшәбез. Ә сез нишлисез? Уку йортларыгызда шундый хәлләргә юл куясыз, - дип тәнкыйть утына тоткан иде республика Президенты Рөстәм Миңнеханов уку йортлары җитәкчеләрен Коррупциягә каршы совет утырышларының берсендә.
Шул ук вакытта түрәләр ришвәтчелек белән актив көрәш алып барабыз дип хисап тота. Мондый күренешләрне кисәтү буенча чаралар күрелә, түрәләрнең халык белән күзгә-күз очрашуларын киметү дә уңай нәтиҗә бирә. Балалар бакчасына электрон чират, “Халык контроле” системасы, күпфункцияле үзәкләрдә “бер тәрәзә” принцибы – вазифаи затларга ришвәт алу мөмкинлеген чикләүче чаралар. Әмма, кызганычка каршы, бу системаларны да алдау, читләтеп үтү ысуллары табыла.
“Төртә белү” хикмәтләрен мин балачактан күреп үстем. Сыйныфташымның әнисе сыйныф җитәкчебезгә бәйрәм саен кызы аша бүләкләр җибәрә иде. Хушбуй, косынка, капрон оек һәм башкалар. Затлы кибет открыткасын алырга да кыенсынган укытучыга сыйныфташымның әнисе бүләкне нәрсәгә бирде икән соң? Укытучы апаны хөрмәт итеп яки яратыпмы? Әллә шулай булырга тиеш дип санаганмы? Һәрхәлдә укытучы апабызның матур күзләре, ягымлы тавышы өчен генә түгелдер. Ә бәлкем, кызын кеше арасында ким-хур итмәү, әйбәт укучы бала итеп күрәсе килү, чиреккә яхшы билге чыгару максатыннан эшләнгәндер. Күрәсең, нияте изге булса да, сатып алынган билге белән баласын гыйлемле итеп булмаслыгын аңламаган әни кеше. Башлангыч белеме дә чамалы булган, таякны әлиф дип белмәгән кемсәләрнең югары уку йортыннан кызыл диплом тотып кайтуы, ясалма чырай белән, күкрәк сугып йөрүе, икенче берәүнең җир астыннан сатып алынган ялган диплом белән зур оешмада инженер вазифасында хезмәт куюы, кешеләр белән эшләве, җитәкчесе һәм хезмәттәшләре алдына ышаныч яулый алуы башка сыймаслык хәл булса да, ришвәт галиҗәнәпләренең кодрәте зур булуы турында сөйли.
Фәнил Гаязов
Фото: интернеттан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев