Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Булган хәл. Бәйге кысаларында.

«Юллардагы иминлекне бергә саклыйк!» район бәйгесе кысаларында икенче номерлы балалар бакчасыннан Алинә Хәбированың тагы бер язмасын тәкъдим итәбез сезгә.

Бер зур шәһәрдә, бәлки, бик үк зур да түгелдер, юл чатында Светофор басып торган. Кайчандыр аны бу урында эшчеләр урнаштырганнар, ә акыллы инженерлар электрга тоташтырганнар һәм хәрәкәтне җайга салырга өйрәткәннәр. Шулай итеп, Светофор күп еллар басып торган һәм көн саен үзенең өч төсле сигналлары белән автомобильләргә һәм җәяүлеләргә хәрәкәтен көйләгән. Һәр автомобиль йөртүче, һәм җәяүле Светофорның кызыл сигналына  - үтеп йөрү тыелган, сигнал  сары төскә кергәч, бераз көтәргә кирәк, ә яшел сигнал кабынуга - барырга мөмкинлеген белгән. Светофор юл чатында басып торуына барлык җәяүлеләр дә һәм автомобиль йөйтүчеләр дә күнеккән һәм ул һәрвакыт шулай басып торыр, дип уйлаганнар.

 Светофор үзе дә шулай уйлаган. Көн артыннан көн үткән һәм бер көнне Светофор чатта басып торып бик арыган да ял итәргә булган. “Һәр көнне бер урында басып, юлдагы иминлекне саклау, бик авыр эш. Мин дә азрак ял итәргә тиеш бит!”-дип фикер йөрткән ул. Шуннан ул урынныннан кымшанырга уйлаган, ләкин бик тырышып караса да, ул урыныннан кузгалмаган! Ник дисезме, чөнки Светофорны урнаштыручы инженерлар ышанычлы беркетеп куйган булганнар. Шуннан соң ул озак итеп уйлаган да сигналларын кушмаска булган.

 Менә таң аткан, кешеләр гадәттәге эшкә барырга чыкканнар: җәяүлеләр үз эшләренә, автомобиль йөртүчеләр үз эшләренә белән ашыкканнар, ләкин Светофор басып торган чатта гадәти булмаган картина күзәтелгән: автомобильлләр сигнал бирә, кешеләр шаулый! Кайда һәм ничек барырга яки туктап торырга беркем дә белми. Хәтта берничә авария дә булырга өлгергән! Ләкин Светофор күзләре ачып сигналларын кушарга уйламый, чөнки ул ял итә.

Бу хәлне ишетеп, акыллы инженерлар килде һәм Светофорны төзәтә башладылар, ләкин ул берничек тә янып китәргә теләмәде. Урам чатында бер өем автомобильләр җыелды, кешеләр шаулаша һәм Светофор белән мондый хәл булуына гаҗәпләнә башладылар. Барысында бары бер сорау борчыды: хәзер юлдагы хәрәкәтне кем  көйлиячәк? Һәм бу сүзләрне ишеп Светофор үзенең бик мөһим эш башкаруын, аңа ял итәргә ярамганлыгын аңлаган да үзенең сигналларын кушкан. Барлык җәяүлеләр, автомобиль йөртүчеләр бу күренешкә бик шатланганнар һәм үзләренең юлларын дәвам иткәннәр.

Әле бүгенге көндә дә светофор юл чатында җәяүлеләргә һәм автомобиль йөртүчеләргә сигналлары ярдәмендә дөрес юнәлеш биреп торы икән.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев