Район мәдәният хезмәткәрләре алдагы көннәргә бурычлар билгеләр өчен район мәдәният йортына чираттагы киңәшмәгә җыелды.
Чарада авыл клублары, мәдәният йортлары җитәкчеләре, китапханә мөдирләре катнашты. Киңәшмәдә төп тема буларак, 30 август - Республика көнен үткәрүгә әзерлек чаралары каралды. Моннан тыш, җыелышта мәдәният оешмаларының грантларда катнашуы, агымдагы елның октябрь - ноябрь айларында узачак районкүләм театр коллективлары конкурсына әзерлек мәсьәләләренә дә зур игътибар бирелде.
Нет комментариев