Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Быел Чернобыль фаҗигасенә 40 ел

26 апрель — Чернобыль атом электр станциясендәге (АЭС) фаҗига корбаннарын искә алу көне.

1986 елның 26 апрелендә, төнгә каршы 01:25 сәгатьтә Чернобыль АЭСының 4-нче энергия блогында шартлау яңгырый. Бу атом энергетикасы тарихында иң зур техноген һәм экологик һәлакәт санала. Чернобыль АЭС зонасында авария нәтиҗәләрен бетерүдә 600 меңгә якын кеше катнаша. Алар арасында теләчелеләр дә була.

Бу вакытта радиация болыты Европаның бик зур өлешен каплый. 26 апрель рәсми рәвештә радиацион аварияләрдә һәлак булганнарны искә алу көне буларак билгеләп үтелә. 

Фото: скриншот

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев