Бәйрәм кичәсе Г. Тукай сүзләренә халык иҗат иткән «Туган тел» җыры белән тәмамланды
Тукай әсәрләре белән һәркемнең теле ачыла, әкиятләр аңларлык вакыт җиткәч ул күңелләргә керә.
Теләченең беренче номерлы балалар бакчасында эшләүче тәрбиячеләр аның шулай булуын яхшы аңлый. Шуны исәптә тотып бөек шагыйребез иҗатын ел дәвамында балаларга өйрәтергә тырыша. Ә инде апрель аена кергәч, Тукай шигырьләре, әкиятләре балалар бакчасында һәр көн яңгырап тора. Ә тәрбиячеләр Габдулла Тукайның “Эш беткәч уйнарга ярый” шигырен сәхнәләштерде. Бәйрәм кичәсе Г. Тукай сүзләренә халык иҗат иткән «Туган тел» җыры белән тәмамланды. Әле атна дәвамында Тукаебызга багышланган мәдәни чаралар дәвам итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев