Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Бәйрәмне ямьсезләмик

Спиртлы эчемлекләрнең зыяны, алкоголизмның киң җәелүе турында күпме генә чаң каксак та, ни кызганыч, җәмгыятебез әлеге проблемадан һаман булса арына алмый.

Кешенең эчүгә бирелеп, үзенә һәм иң якын кешеләренә күпме зыян салганын аңламавы бик тә аяныч. Беренчедән, исерткеч эчемлек кешенең акылын җуя, икенчедән, саулыгына зыян китерә. Шуңа күрә, кайгылы чакта аракы күңелне тынычландыра, шатлыклы вакытта күңелне күтәрә дигән фикерләр бары тик сафсата гына. Сезнең бит балаларыгызны язмыш җилләренә каршы торырга өйрәтәсегез бар, балаларыгызның күз яшен бокалларга салып эчмәсәгез иде. Аек тормышка омтылыйк!

Сүземне тәмамлап, шуны әйтәсем килә - хөрмәтле райондашлар, Сабантуебыз кунаклары, иртәгә буласы бәйрәмдә дә спиртлы эчемлекләр кулланып бәйрәмнең ямен җибәрмәсәк иде. Шулай ук, иртәгә сәүдә рәтләрендә спиртлы эчемлекләр сату  катгый тыела. Барыгызга да  сәламәтлек  һәм  гаилә иминлеге телим.

Зөлфия Ибраһимова.

Фото: интернеттан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев