Чабата үргән Әминә апай
Сауш авылында яшәүче Әсмәбикә апа Гаптевалеева үзенең туган көнен билгеләп узды. Аны гомер бәйрәме белән якыннары һәм район җитәкчелеге тәбрикләп теләкләрен җиткереп, истәлекле бүләк тапшырдылар.
Бүген 95 яшьлек Әсмәбикә апа улы Рәкыйф килене Мөслимә тәрбиясендә кадер, хөрмәттә яши. Үзенең чордашлары кебек дүртенче классны бетерүгә хезмәткә тотына. Биш балалы гаиләгә тормыш җиңелләрдән булмый. Әтисе бик оста тегүче булганлыктан Әминә апа да иртә тегү эшенә өйрәнә. Пәлтәсен дә, бишмәтен тегә. Әтисеннән калган аяк машинасы аңа бик озак хезмәт итә, соңыннан кул машинасы ала. Килене Мөслимә апа: “Элек кибетләрдә киемнәр юк иде, әни балаларга тегеп бирә”,-иде дип искә төшерде килене Мөслимә апа да. Бер эштән куркып тормаган, җиренә җиткереп башкарган Әсмәбикә апаның тормышы безгә үрнәк булып тора. “Чабата үргән кеше бәхетсез була дигән иделәр. Аллага шөкер бәхетсез булмадым, балалар тәрбиясендә яшим, Ходай озын гомерне бирде”,-дип сөенеп озатты ул безне.
Эльмира Котдусова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев