Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Чәчләр чәчкә бәйләнсә…

Районның гражданлык хәле актларын теркәү бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, былтыр районда 61 пар чәчләрен чәчкә бәйләп, гаилә корып җибәргән.

Иң өлкән өйләнешүчеләрдән кияүгә - 65, кәләшкә - 55 яшь булган. Узган елның иң яшь киявенә - 19, иң яшь кәләшкә - 19 яшь. Шулар арасыннан 8 пар чит районнан килеп язылышучылар. Арада кабаттан, икенче, өченче никах буларак язылышучы парлар да бар. Аларның саны 16. 2021 елда да язылышучылар саны 61 булган. 2022 елда аерылышучылар - 37. Шуның 12 се чит районнан килеп аерылышучылар. Читтән килеп аерылышучыларның күпчелеге Казан шәһәре кешеләре тәшкил итә. Үзләре әйтүенчә, шәһәр загсларында аерылышыр өчен чират җитмәгән. Арада егерме бер ел, ел ярым яшәп, хәтта бер ел тулмыйча да аерылышучылар да бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев