Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Челтәр үрәләр

Теләче халкы бердәмлек үрнәге күрсәтә. Махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләребезгә һәркем кулыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырыша.

Районда инде челтәр үрү буенча остарып беттеләр дисәң дә ялгыш булмас.  Бу эшкә балалар иҗат үзәге хезмәткәрләре башкалада узган мастер - классларда өйрәнеп кайтты да, белгәннәрен башкалар белән дә уртаклашты.  Бу көннәрдә район мәдәният бүлегендә  мәгариф, мәдәният бүлеге хезмәткәрләре янә маскировклау челтәре эшләде. Китапханәчеләр, мөгаллимнәр -  һәркем вакытын табып әлеге изге эштә  үз өлешен кертергә тырышты. Алар: “Тиз арада  якташларыбыз гына туган якларыбызга исән-сау кайтсыннар, башкасы мөһим түгел”, - диләр. Аларның теләкләре тиз арада тормышка ашсын дип кенә телисе килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев