Чүпләмәгән җирдә генә чиста
Сизәсездер, быел яз беркадәр соңлады. Шулай булса да, яз үзенекен итә, көнләп түгел, сәгатьләп тирә-юнебез кардан арчыла бара. Димәк, язгы өмәгә чыгар вакыт җиткән.
12-13 апрель көннәрендә Теләченең үзәк урамында өмәләр башланып китте. Иң беренчеләрдән булып, өмәгә район мәдәният бүлеге хезмәткәрләре, район сәнгать мәктәбе, Теләче туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре чыкты.
Чүпләмәгән җирдә генә чиста. Әнә шуны онытмыйк. Һәр җирлектә зират, ишегаллары, оешма-предприятие биләмәләре, күңел ачу, балалар мәйданчыклары тәртиптә булырга тиеш. Үзебез булдырган чисталыкны, саклап, башкаларның хезмәтен хөрмәтләп яшәү төп бурыч булып кала. Булдыру гына түгел, булганны саклый белү шарт.
Фәнил Гаязов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев