Чын, безнеңчә авыл бәйрәме(Фоторепортаж)
12 октябрь көнне район мәдәният йортында Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате көне уңаеннан узган бәйрәм чарасын чын мәгънәдә шулай дияргә була. Чөнки тантанага авыл хуҗалыгы өлкәсендә намуслы һәм фидакарь хезмәт куйган авыл хезмәтчәннәре, шушы тармакта эшләгән хезмәт ветераннары һәм ветеран-җитәкчеләр чакырулы иде. Тантанада чәчәк-бүләкләр белән беррәттән, алар адресына мактау һәм рәхмәт сүзләре дә күп әйтелде.
Бу тантаналы минутларда ветеран-савымчы, Социалистик Хезмәт Герое Гөлбикә Кәримованың иңнәренә ак шәл ябылды, ветеран-җитәкче, элеккеге “Большевик” колхозын җитәкләгән Кыям Җәләлевка түбәтәй бүләк ителде.
Әлеге күркәм бәйрәм белән авыл хезмәтчәннәрен, аларның да иң-иңнәрен район җитәкчесе Нәҗип Хаҗипов котлады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Галерея
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев