Чирмешән районында «Медиа Сабан туе» узды
Кичә Чирмешән районында «Медиа Сабан туе» узды. Чирмешәнлеләр кунакларны милли җыр-биюләре, тәмле ризыклары белән каршы алдылар.
Татарстан Республикасыннан йөздән артык журналист катнашкан чарада "Теләче-информ" хезмәткәрләре дә бар иде.

Бәйрәм хуҗалары өчен спорт ярышлары, халык уеннары һәм төрле күргәзмәләр әзерләнгән иде, ә эшләрендә алдынгы урыннарны алганнар, кызыклы уен җиңүчеләре, җитәкчеләр тарафыннан бүләкләнеп тә үтелде.
Катнашучыларны «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев сәламләде:
- Без гадәттә гел эшлибез, бу – кеше эшләгәндә без ял итә торган бердәнбер көндер. Узган атнада яңгыр иде, ә менә бүген көнә дә әйбәт, урыны да матур. Швейцариягә охшаган. Чирмешәнгән кадәр барып җитә алырлармы дип борчылган идек, килгәнсез, барысы да бик уңышлы килеп чыкты: бик җылы каршы алдылар, программасы да шәп. Моның өчен район башлыгына рәхмәт. Сезгә хезмәтегез өчен зур рәхмәт. Эшегез нәтиҗәле булсын! Бәйрәм белән сезне! », – диде ул.

Бүләкләнүчеләр арасында безнең хәбәрчебез Зөлфия Ибраһимова да бар. Котлыйбыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев