Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Чишмә җырын тыңлаячаклар

Үзара салым акчасына районыбызда күп эш башкарыла. Авыл җирлекләрендә әлеге акчаларны урамнарны яктыртуга, юлларны төзекләндерүгә юнәлтәләр. Шул исәптән Айдар авыл җирлегендә дә.

Әлеге төбәктәдә юлларны беренче урынга куялар. Төзек юллардан йөрү уңайлы гына түгел, иминлеккә дә барып тоташа. Субаш авылы эчендәге юллар төзекләнгән. Шулай ук Айдар авылы эчендәге юлларга да игътибар бирелгән. Юлларны килешү нигезендә Саба сельхозхимиясе оешмасы башкарды. ”Сыйфатка һәм эшнең вакытында эшләнүен контрольгә алдык”, - диде сөйләшү барышында җирлек башлыгы. Юл эшенә үзарасалым акчасының 405 мең бүленгән булган. Су, чишмәләрне элек-электән өлкәннәр саклап, кадерләп тоткан. Түбән өч чишмәсендә башланып киткән төзекләндерү эшләре быел төгәлләнде. Авыл җирлеге башлыгы Хайрулла Хәсәншин әйтүенчә анда тирә-юньне тәртипкә китерелеп, ял итү урыны эшләнде. Агымдагы елда халыктан 100 процент үзарасалым акчасы җыйналган. Бу инде халыкның әлеге программаның кирәклеген аңлап, файдасын күрүе хакында сөйли. Җыелган сумма 182 мең сум булган дигән сүз, дәүләт ярдәмен дә кушкач, сизелерлек артып 910 мең Чишмә җырын тыңлаячаклар сумга әйләнгән.

Айдар авыл җирлегендә үзарасалым акчасына гына эш башкарылмый. Авыл биләмәсен тәртипкә китерүгә, пөхтә тотуга да җирлек җитәкчесенең игътибары зур. Авылдан читтә барлыкка килә башлаган чүплеклекләрне юкка чыгарып, урынын тәртипләп куюга ирешкәннәр. Чүпләнмәгән урыннан узуы үзебезгә үк күңелле. Моңа табигать-анабыз да рәхмәт әйтә кебек.

Сабантуй бәйрәме алдыннан авыл белән ике араны бүлеп торучы күпергә таш салынып, юл да тәртипкә китерелгән. Моңа авыл халкы әле дә сөенеп бетә алмый. Уңайлыкны һәрберебез ярата шул. Матурлыкны, тәртип, пөхтәлекне булдыруга һәрберебез аз булса да өлеш кертсә иде.

Эльмира Котдусова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев