Чишмәләр иле син, Туган як!
“Туган авылыма мин еш кайтам. Аның матур табигате үзенә тарта. Беренче мәртәбә тәпи баскан җирләрем, аунап үскән яшел болыннарым, ургый-ургый аккан салкын сулы чишмәм – һәммәсе дә күңелемне җилкендереп, сабый чагымны хәтерләтә. Авылыбыз башындагы тау өстеннән тәңкәдәй чылтырап, серле моңнарын еракка тарата-тарата, чишмә ага. Килен булып төшкән ап-ак алъяпкычлы апаларның, чибәр-чибәр кызларның авылыбыздагы тәүге адымнары да чишмә сукмагыннан башлана”. (Д.Гайнетдинова)
Дания апа Гайнетдинованың бу парчасында язылган сүзләр һәр авылга кагыла сыман. Һәркемгә үз туган ягы кадерле. Безнең Күкчә авылында да чишмәләр берничә - “Изгеләр” чишмәсе, “Тәмте очы” чишмәсе, “Сабира” чишмәсе, “Тау арты” чишмәсе, “Мулла” коесы (икенче исеме - “Изгеләр” чишмәсе)
"Изгеләр” чишмәсе . Күкчә белән Тәмте авылы арасында, “Кызлар тавы” янәшәсендә, “Изгеләр чишмәсе” дип аталган чишмә бар. Текә тау астыннан агып чыга да бормалы-бормалы агышын Тәмтебаш елгасында дәвам итә. Ике авыл арасындагы чишмәдән авыл кешеләре байтак еллар файдаланганнар. Әби-бабайлар изге чишмәдә бит-кулларын юып, тәннәренә сафлык, чисталык алганнар. Чишмә янында утырып дога кылалар һәм тезләнеп чишмә суыннан авыз итәләр, йөзләрен сөртәләр, күкрәкләренә бөркиләр... Кайчакта көмеш акча да салып китә торган булганнар. Чишмә янында һәркем үзенең матур теләкләрен тели ала. “Изгеләр чишмәсе” күп санлы чишмәләрдән, суының тешләрне сындырырлык салкынлыгы һәм үзгә бер тәме белән дә аерылып тора.
Соңгы вакытларда ул чишмә күмелеп бетә яза. Берничә ел элек шушы “Изгеләр чишмәсе” һәм “Кызлар тавы”ның болынлыгын Күкчәдә туып үскән эшмәкәр - Зәйнетдинов Илдар Нурулла улы эшкәртеп, виктория җиләге үстерә башлады. Чишмәне яңартып, суын болынлыкка сузып күл ясап, күлендә балыклар да үрчетә ул.
“Тәмте очы” чишмәсе. “Тәмте очы чишмәсе” - безнең яшьлек чишмәсе. Әлеге чишмәдән без (ашарга - эчәргә, малларга) көненә 10-15 шәр көянтә су ташый идек. Юган керләребезне шушы чишмәгә алып төшеп чайкый идек. Кер чайкаганда куллар күгәрчен тәпие кебек кып-кызыл булса да, без аның туңганын да тоймый идек шикелле. Чишмә челтерәгәнен тыңлап, бер йотым салкын суын эчеп шуннан җанга сихәт таба идек. Әниләр сөйләвенчә элек безнең күрше бабае өйләнешеп тормыш корып җибәргәч үзләренең мәхәббәтләрен раслап чишмәнең ике ягына тал агачы утырткан булганнар. Алар күп еллар матур гына булып үсеп утырган. Тора-бара җил-давыллардан берсе сынган. Без үскәндә берсе генә калган иде. Хәзер да юк инде. Шул чорда шушы ике тал “Тәмте” авылы ягыннан килгәндә авыл капкасы ролен үтәгән.
Димәк, элек-электән чишмә буе - яшьләрнең очрашу, вәгъдәләшү урыны да булган. Алар анда уеннар, кичәләр оештырганнар. Гашыйклар, ай яктысында изге чыганак янына басып, сөйгәннәренә вәгъдәләр биргәннәр. Шулай итеп, чишмә һәркемгә шатлык өләшкән!
Хәзер инде өйләргә су керсә дә чишмә суының бер тәмен татыган кеше аннан аерыла алмый. Шәһәрдән авылга кайткан кешеләр дә чишмә суын пластик шешәләргә тутырып алып китәләр. Чишмә суы саф су, бернинди химикат юк анда. Әмма кайбер кеше суын эчкәч, пластмасса шешәләрен ташлап китә. Бер дә матур түгел. Сакласак иде чишмәбезне, кадерен белсәк иде!
“Сабира” чишмәсе. Һәр чишмәнең үз исеме, үз тарихы, аны төзегән кешесе була. Моңарчы ул авыл халкы, җирлек тарафыннан яңартыла килеп, җир астыннан бәреп, тыныч кына агып ята, халык та суын яратып эчә. Тора-бара авылыбыз эшмәкәре Хәкимов Хәмит Гәбделхәй улы әлеге чишмәне төзекләндереп, өйле итә, тирә-ягын таш белән түши. Шуннан соң халык телендә “Үзәк чишмә”- дип йөртелгән чишмәгә авыл халкы ризалыгы белән Хәмит Габделхәй улының әнисенең исеме бирелә. Аны хәзер “Сабира чишмә”се - дип атап йөртәләр. Төзекләндерелгән “Сабира чишмә”се Күкчә авылының аскы урамына, итәккә урнашкан. Шулай итеп әлеге чишмә авылның күркәм бер урынына әверелә. Аннан чыккан саф су улак буйлап агып төшә. Бу чишмәдән агып чыккан су аша салават күперен хәтерләтеп, кечкенә генә күпер салынган. Утырып ял итү өчен матур эскәмияләр ясап куелган. Төннәрен көн яктылыгы бирә торган фонарьлар аның суын көмеш төскә кертеп торалар.
“Тау арты чишмәсе” Тау арты чишмәсен мин җәй көне көтү көткәндә күреп беләм. Эссе вакытларда без аның суын эчеп битләрне, кулларны юып хәл ала идек. Аның суы бик салкын һәм тәмле.
“Мулла коесы”. “Мулла коесы” ферма астында. Анысын ишетә генә беләм. Әбиләр яңгыр яумаган коры еллларны шунда җыелышып "Изгеләр чишмәсе" дип боткалар пешергәннәр, яңгыр чакыру йоласы башкарганнар. Чыннан да шуннан соң күптән көткән яңгырлар ява торган булган.
Авылыбызның чишмә суларын эчеп, саф һавасын сулап, ямь - яшел сусыл үләнле, хуш исле чәчәкле болыннарында аунап, туган җирнең җылы сулышын тоеп үскән балалар бит без.
Тау башына салынгандыр безнең авыл
Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул.
Авылыбызнең ямен, суы тәмен беләм,
Шуңа күрә сөям җаным-тәнем белән.
Сөекле шагыйребез Г.Тукайның бу шигъри юллары балачагыбызның онытылмас хәтирәләре булып, йөрәгебезнең иң кадерле бер почмагында саклана.
Гади затмы син, гали затмы - барыбер
сусавыңны басарга дип килдең дә, чишмә каршында иелеп тезләндең.
Борын-борынгыдан шулай: ханнарны да, патшаларны да тезләндерә
белә ул чишмә.Су ургышына сокланып, шушы бөек кодрәт каршында син бер мизгелгә онытылып, акыл иясенә әвереләсең.
Күңелең пакьләнгән саен, чишмәң суы да сафлана.
Хисләрең тирәнәйгән саен, чишмәң суы да йомшара.
Күңелең ачылган саен, чишмәң күзе дә ачыла бара.
Җир тирәнлегеннән бәреп чыккан садә тамчылар, кояш нурларыннан сөенче алып, бергә кушылалар да дулкынланып юлларын дәвам итәләр.
Нәни дулкыннарга юл сал, фатиха бир, галиҗәнап Кеше!
Син күзен ачкан чишмә һәрчак догада булыр... Амин!
Әлфия Абдуллина
Теләче үзәк китапханәсе библиографы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев