Чишмәләребез төзек һәм чиста булсын
Чишмә. Бу сүз элек – электән тылсым көченә ия булган. Кеше гомер башын, туган нигезен чишмә белән тиңләгән.
"Чишмә" Һәм "авыл" төшенчәләре бер-берсеннән аерылгысыз. Чишмәдән башка татар авылларының яшәешен күз алдына да китереп булмый. Халык элек-электән чишмәгә изгеләргә караган кебек караган, аңа табынган, суын эчеп хәл алган, сихәтләнгән. Ерак җирләрдән авылына кайткан кеше дә бит иң башта чишмә буена килә,кушучлап салкын суын алып,битен чайкый,аннан,яр читенә утырып,догасын кыла. Чишмәләрнең хәтере бар,дип тә сөйли халык. Бардыр...
Безнең авылыбызның тирә-ягында чишмәләр бик күп. Соңгы елларда яңартылганнары да берничә: Шалтырама чишмәсе,Оркыя чишмәсе,Камил чишмәсе,Ялантау-Хәтер чишмәсе,Торач чишмәсе. Бу чишмәләр күпме вакыйгалар шаһиты булган,күпме шатлык һәм кайгы уртаклашкан,күпме генә парларның кавышу урыны да шушы чишмәләрнең яры булган.Аның ургып аккан суларында гасырлар тарихы чагыла.Чишмә әле ул су чыганагы гына түгел,авылыбызның яме һәм аның йөзе дә!
Безнең татар халкының чишмә белән бәйле бик матур гореф-гадәтләре дә бар бит. Мәсәлән, кияү йортына килгәннән соң, икенче көнне киленнәргә чишмә юлын күрсәткәннәр, иртән иртүк килен чишмәдән су алып кайткан.Чишмә турында бик күп матур җырлар иҗат ителгән. Шигырьләрдә һәм җырларда чишмә – җанлы табигатьнең аерылгысыз бер өлеше. Туган якны сагынып җырланган җырларда да чишмә искә алына. Якташ язучыбыз Равилә апа Шәйдуллинаның “Ялантауга ай кунган” әсәрендә дә чишмә образы бик матур итеп сүрәтләнеп,авыл тарихын яктырта.
Бу язмам аркылы әйтәсе килгән сүзем шул:туган ягыбызны ,аның табигатен саклыйк! Изге урын булган чишмәләребез төзек һәм чиста булсын,һәрвакыт гөрләп агып торсыннар.Төзек һәм чиста чишмә буе- табигатькә сакчыл карашның матур үрнәге дә әле. Табигатьне саклау – һәрберебезнең изге бурычы.
Гөлназ Хисамиева,Алан авыл китапханәчесе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев