Чиста су
398
0
Теләчедә яз аенда республика программалары нигезендә су торбаларын яңарту, төзекләндерү буенча эш башланып киткән иде.
Большая Нагорная, Малый Нагорный, Белова, Ленин, Чехов, Киров, Пушкин, Кооперативная, Энергетиков урамнарында эш алып барылды. Әлеге урамнарда су трассасы аеруча тузган, илленче елларда эшләгәннәре дә бар, еш кына авария нәтиҗәсендә су бетеп торган. Халык зарын, фикерен исәпкә алып башкарылган эшкә, башкаланың “Аксустрой” төзелеш фирмасы алынган иде. Шунысын да искәртү кирәк, республика программасы нигезендә су трассасын сузу гына каралган. Берничә гаиләгә су коелары эшләнеп калды, алда әйтелгән урамнарда яшәүчеләргә суны үзләренә тиз арада тоташтыру сорала. Үзләре башкара алмаган очракта, бу эш буенча махсуслашкан белгечләргә дә йөкләргә мөмкин.
15 октябрьгә кадәр яңа су трассасына тоташып бетүегез сорала, 15нән соң, иске су трассасы ябыла, су белән проблемалар килеп чыкмасынга әлеге эшне вакытында башкарсагыз иде.
Ихтирам белән Теләче авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Илдар Мараков
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев