Чисталык бәйгесе башлана
393
0
Предприятие, оешма, учреждение, күп фатирлы һәм шәхси йортлар территорияләрен төзекләндерү һәм яшелләндерү буенча бәйге башланып китә. Бәйгене Теләче муниципаль районы Башкарма комитеты һәм «Теләчеинформ» мәгълүмат үзәге оештыра.
Әлеге бәйгедә түбәндәге номинацияләр буенча катнаша аласыз:
- «Төзекләндерү буенча иң яхшы авыл җирлеге " - (1, 2, 3 урын);
- «Иң матур ишегалды " (1, 2, 3 урын);
- "Төзекләндерү буенча иң яхшы предприятие (учреждение, оешма)" (1, 2, 3 урын).
Бәяләү критерийлары: территорияне бизәүдә иҗади инициатива күрсәтү; ял итү урыннары (беседкалар, эскәмияләр) булу; матур итеп бизәлгән клумбалар, газоннар булу һәм аларны карап тоту; территорияне җыештыру, ремонтлау, төзекләндерү һәм яшелләндерү буенча уртак эштә авыл халкының да катнашуы.
Смотр-конкурс ике этапта үткәрелә: бәйгедә катнашу өчен гаризалар 2023 елның 10 августына кадәр кабул ителә; 2 этап-урыннарга чыгып нәтиҗәләр ясау – 2023 елның 15 сентябренә кадәр.
Катнашу өчен гаризалар түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Теләче авылы, Луговая урамы, 6 а йорт, e-mail: tulinf@rambler.ru («Теләчеинформ»).
Фотода Олы Мәтәскә авылыннан Рафаэль һәм Гөлнара Шагаевларның капка алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев