Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Чисталык үзебездән тора

Табигатькә зыян салмыйк!

Халыкта шундый фикер бар: ай саен чүп өчен түләп барам, нишләп әле мин калдыкларны контейнерлар янына чыгармаска тиеш? Исегезгә төшерәбез, Ай саен түли торган каты коммуналь калдыкларны җыю хезмәтенә   көндәлек тормышта җыелган чүпләр керә. Ә инде бакча чүбе (яфрак, кишер, чөгендер сабаклары һ.б.), фатирны яки өйне төзекләндерү калдыклары, тирес ай саен түләнә торган хезмәт – “Каты коммуналь калдыклар”га керми. Әлеге калдыкларны чүп җыю мәйданына чыгарырга ярамый.

Киселгән агачларны, ботакларны контейнерлар янына өяргә рөхсәт ителә. Әмма аларны 0,5–1 метр озынлыкта турарга, бәйләргә һәм тәртип белән өеп куярга кирәк. Болай эшләгәндә контейнерлар янында тәртип тә була һәм аларны машинага төяргә дә җайлы булачак һәм алар күп урынны алмаячак. Хөрмәтле райондашлар! Без барыбыз да чиста авылда, урамда яшәргә телибез. Ә чисталык безнең үзебездән тора. Чисталык кагыйдәләрен саклыйк, тәртипкә өйрәник!

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев