Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

«Чулпан» бию коллективы «ШаянТВ»да

7 сентябрь – балалар сәнгать мәктәбе «Чулпан» бию коллетивы ( җитәкчеләре Ахметова З. Р., Трофимова Л.М.) өчен истәлекле көн булды.

Күңелләрне куандырган вакыйгалар чылбыры, "УенФест" халыкара конкурсында искиткеч җиңүдән башланды.Халыкара традицион халык уеннары фестиваль-конкурсы"УенФест" –  иң абруйлы конкурсларның берсе, анда катнашу һәм җиңү – һәркемнең хыялы. Безнең биючеләребез бу югары дәрәҗәгә иреште, бу исә аларның талантларын, тырышлыкларын һәм бердәмлекләрен раслады.

16 сентябрь көнне бию коллективы  "ШаянТВ" популяр телеканалында эфир кунаклары булу мөмкинлеген алды. "ШаянТВ" эфирында команда үзләренең иҗатын, җиңүләрен һәм киләчәк планнарын тамашачылар белән уртаклашты.  Бу эфир аларның иҗади юлында яңа биеклекләргә күтәрелүенә тагын бер адым булды. Без алар белән горурланабыз һәм аларга яңа уңышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев